Мәшәкатең, эшең булса,
Көтеп алыр кешең булса,
Йөрәгеңдә булса сөю,
Якыннарың өчен көю - үзе бәхет!
Кайтып керер өең булса,
Җыр сузардай көең булса,
Башың исән, аек акыл,
Өстәлеңдә сыең булса - үзе бәхет!
Сынауларга сыгылмасаң,
Сырхаулардан егылмасаң,
Йолдыз күрер күзең булса,
Җан җылытыр сүзең булса - үзе бәхет!
Үткәннәрне искә алып,
Ялгышларны җайга салып,
Ак нияттән эшең корсаң,
Тормыш бизәр көчең булса - ул зур бәхет!