-
Бәхете булган кешенең улы ипле, кызы күрекле
булыр.
-
Бәхетленең баласы унбишендә баш булыр, бәхетсезнең баласы
утызда да яшь булыр.
-
Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
-
Бәхетле чучканың борын очында ризык
булыр ди.
-
Бәхет тирес өеме
өстендә.
-
Бәхетле кешенең янчыгында сум
булыр.
-
Бәхетле кешенең кара көнгә икмәге
булыр.
-
Бәхетле кеше кыз алып
кайта.