Шәҗәрә – ни дигән сүз? Бүгенге татар әдәби телендә бу сүзнең төп мәгънәсе
нәсел-ыру тарихы дигән тәгъбиргә туры килә. Нәсел-ыру тарихлары белән кызыксыну инсаният дөньясындагы күп халыкларга мәгълүм. Төркиләрдә, гарәпләрдә, германнарда, урысларда шәҗәрәләр белүнең күп
гасырлык тарихы бар. Татарның югары катлау вәкилләре 19нчы гасырга кадәр үзләренең хокукларын архивларда яткан шәҗәрә текстларыннан күчермәләр ала-ала дәгъва иткәннәр. Мөселман – ислам дөньясы
үзенең мәдәни-рухи системасына шәҗәрәләр белүне керткән. Һәр мөселман үзенең әти-әнисе ягыннан бабалары исемнәрен җиде буынга кадәр белеп, алар рухына дога укырга тиеш булган. Галим кешеләрдән
тугызар буын бабаларын белү таләп ителгән. Үткәнен
белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Мин дә үземнең нәсел шәҗәрәм белән кызыксындым. Әби-бабайларның ничек итеп көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен беләсем килде. Гаилә фотоальбомында сакланып
калган сурәтләрне карадым, авыл музеенда булган гаилә әгъзаларыбыз турында язылган газета мәкаләләрен укып чыктым, олырак яшьтәге кешеләр белән сөйләштем. Бу эзләнүләрдән мин нәселем турында бик
күп нәрсәләр белдем. Нәселемнең нинди зур, горурланырлык бай тарихы бар икән бит. Әгәр Гариф бабам исән булып, үзе чәчкән сыйфатлы орлыкларның шушындый шытымнарын, җимешләрен күрсә, зур
канәгатьлек кичерер идем.
Үткәннәрен барлый безнең халык,
Тамырларда җирле сут таша.
Ә үткәндә – тик батырлар гына,
Гел данлыклы чорлар –
үткәндә!..
Безнең шәҗәрә белән тулырак танышасы килгәннәрне түбәндәге сылтама буенча үтәргә
чакырып калам:
http://www.myheritage.com/site-39756941/%D1%85%D0%B0%D1%80%D0%B8%D1%81%D0%BE%D0%B2%D0%B0?lang=RU