«Тормышта бердәнбер бәхет – ул һәрвакыт алга омтылыш»

                                                                                     (Э.Золя) 

                                                                                                                     

Татулык - зур бәхет

Бүгенге көндә татулык төшенчәсенә бераз гына сагаеп карарга туры килә, чөнки, кызганычка каршы, татулык булган җирдә үзеңә файда эзләү кебек сыйфат та булмый калмый. Бигрәк тә туганнар арасында. Бу яктан караганда, мин бик тә бәхетле. Чөнки безнең туганнарыбыз арасында мондый аңлашылмаучанлыкның булганы юк. Киресенчә, без бик тату, еш очрашабыз, төрле бәйрәмнәрне гел бергә үткәрәбез. Әле менә күптән түгел генә гакыйка мәҗлесенә җыелдык. (Гакыйка - бала туганнан соң чалынган корбан мәҗлесе. Ир бала туса, ике, кыз бала туса, бер сарык чалынырга тиеш.) Әлеге мәҗлес бераз соңга калыбрак башкарылса да, иң мөһиме: ул туганнарны җыйды, иң мөһиме: мәҗлес үткәрелде. Заманга яраклаштырып, без аны саф һавада, шәһәр читендәге базада үткәрдек. Көне дә килеште, кәефләр дә шәптән иде. Ачык һавада әзерләнгән хашлама белән шашлык өстенә пешкән ризыклар булу өстәлебезне тагы да ямьләндереп куйды. Гакыйка мәҗлесе барыбызга да бик тә ошады. Аны оештыруда күп көч керткән Дания апага, аның малайларына чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Һәрвакыт шулай аралашып, дус-тату яшәргә язсын. Амин.

Зур бәхет

Әле кайчан гына мин 1 нче сентябрь көнен түземсезлек белән көткән яшь белгеч идем. Юзган юлга әйләнеп карасаң, инде 25 ел вакыт үтеп тә киткән. Беренче карашка, 25 ел мәктәптә эшләү бик күп тә шикелле, ә икенче яктан караганда, ни өчендер мин әле үземне артык зур итеп хис итмим. Шушы вакыт эчендә шактый гына уңышларга ирешелгән икән бит: олимпиадаларда да, бәйгеләрдә дә, шәхси планда да җиңүләр җитәрлек. Иң мөһиме: укучылар белән уртак тел таба алдым, алар белән рәхәт итеп эшли алдым. Бүгенге көндә әллә кайчан мәктәпне бетереп чыккан укучыларның сәлам бирүләре бәхет түгелмени? Читтә укып, гомер кичерүчеләрнең бәйрәмнәрдә котлар шалтыратулары, СМСлар язулары бәхет түгелмени? Билгеле, бәхет. Әле нинди генә бәхет! Мин, үз чиратымда, мәктәптә эшләүче һәр укытучының да шундый бәхетне татп карауларын теләр идем. Шул вакытта алар да минем күңел халәтемне, бәлки, аңларлар.

Бәхет нинди була икән?

Бәхет нинди була икән?

Шакмакмы түгәрәкме,

Әллә сары сандугачмы,

Әллә ак күбәләкме?

Сусаганда - бер йотым су,

Әллә бәхет шул микән?

Байлар диңгезгә баралар,

Тәхетләре шул микән?

Миңа диңгез кирәк түгел,

Чишмәгә барсам, ярый.

Көмеш суда битем юам,

Чәчемне җилләр тарый.

Чишмә челтери сөенеп,

Имән улак куелган.

Яшел чирәм өсләренә

Каз мамыгы коелган.

Бәхет юк ул, дип сөйләшү -

Бәхетсезләр эшедер.

Аны эзләп тапкан гына - Иң бәхетле кешедер.

 

                                                                       (Лилия Големова)

Бәхет турында әкият

                                                                          Бәхет

                                               (корея халкы әкияте)
     Бер авылда бик намуслы карт яшәгән, ди. Нәкъ төн уртасында төшендә үзенә күктән бәхет иңүен күрә ул. Икенче көнне, кырда эшләп йөргәндә, моның китмәне нәрсәгәдер тиеп чыкылдап куя. Бераз казыгач, җир астыннан аждаһа, тавис кошы сурәтләре төшерелгән чүлмәк тартып чыгара. Төбендә кечкенә генә алтын тәңкә ялтырый икән. “Әгәр кичә төшемдә күргән бәхет булса, ул миңа күктән иңәргә тиеш иде, ә мин бу чүлмәкне җирдән таптым, - ди картю – Күрәсең, миңа тиешле бәхет түгелдер”, - ди. Алтын тәңкәле чүлмәкне урынына куя да өенә юнәлә. Аның күршесендә генә бик к омсыз бай тора икән. Күршесенең хәзинәгә юлыгуын белгәч:”Җир бәхетеме, күк бәхетеме – барыбер түгелмени”, - ди. Карт әйткән җиргә йөгереп бара, карый – хәзинәгә берәү дә кагылмаган. Чүлмәк эченә текәлсә шакката:еланнар, бакалар, төрле-төрле селәүчәннәр мыж килеп яталар икән анда.
     - Ә-ә... Хикмәт менә нәрсәдә! Теге ахмак, дөньяда юкны сөйләп, намуслы кешеләрнең башын әйләндерә икән! Күрсәтим әле мин аңа! – ди икән бай.
Чүлмәкне күтәрә дә китә күршесе йортына. Барып җитү белән, теге чүлмәкне тәрәзәгә томыра. Кешегә  усаллык эшләүне уена да кертмәгән ан карт бу вакытта рәхәтләнеп йоклый икән. Нәрсәнеңдер чылтырап ватылуын ишеткәч куркып уяна. Күзен ачып җибәрсә, янәшәсендә зур гына чүлмәк!
     -  Ә менә монысы инде чыннан да күктән иңгән бүләк, монысы чыннан да минем бәхетем, - ди ул.

Чүлмәкне караса, аның эче тулы алтын, имеш.

Чәчкәләр арасында

Минемчә, чәчәкләр яратмый торган кеше юктыр ул. Мин инде үзем аларның ниндиләрен генә үстермим:  бакчамда иртә яздан чәчәк ата торганнары да, кар яуганда да чәчәкләрен күрсәтүчеләре дә бар. Бакчабызны ямьләп торган төрле-төрле чәчкәләр җанга рәхәтлек, тәнгә сихәт бирәләр. Аларны күрүгә арулар юкка чыга, кәефләр күтәрелеп китә, әкият дөньясына эләккән бәхетле герой гебек хис итә башлыйсың. Ялгызлыктан туйган, тормышларының рәте киткән, бернәрсәдән дә ямь таба алмаучылар өчен бу шөгыль менә дигән дәва. Чәчәкләр үстерү үзе рәхәт тә, үзе мәшәкатьле дә булган бик ләззәтле эш. Кемнәр минем белән килешә?

Бу ел-уңышлы ел

Быелгы елны бер генә кеше дә бакча уңышы начар булды диеп зарлана алмыйдыр, мөгаен. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки һава шатлары да нәкъ Тукай әйткәнчә: җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды. Быелгы кыярны, помидорны җыеп кына өлгер!  Уңышны үстерү генә бер хәл, аны вакытында эшкәртеп өлгерергә кирәк бит әле. Исәнлек булганда, анысына да өлгерергә тырышабыз инде. Мәрхүм әнием әйткәнчә, барыбызга да насыйп булсын диеп, сөенә-сөенә бер-бер артлы банкалар каплыйбыз. Үз бакчаңда үскән уңышны күрү - үзе бер бәхет булса, саулык белән, бергәләшеп кышын алардан авыз итү тагы бер бәхет. Авыз итәргә язсын гына берүк.

Бер күрешү - үзе бер гомер

Әлеге язмамны мин нәкъ шушы сүзләр белән башлап китәсем килә, чөнки, чыннан да, күптән күрешмәгән кеше белән очрашу - зур бәхет. Әтиемнең туганнан туган энесе Азат абый 20 елдан артык инде Америкада яши. Моңа кадәр без элемтәне хатлар, скайп аша гына булдыра алган булсак, быел, ниһаять, безгә очрашырга насыйп булды. Туган якларына кайту Азат абыйның күңелен  йомшартып җибәрсә дә, ул безнең белән очрашуга чиксез шат икәнлеген белдерде. Башка илдәге тормыш, яшәү шартлары аны нык кына үзгәрткән. Ләкин ул 85 яшендә булуына кармастан, үзен әле һаман егетләрчә хис итә. Үзе белән булган төрле кызыклы хәлләрне, тел өйрәнү кыйссасын һәм башка хатирәләр белән уртаклашты. Хәзер инде ул яңадан Америкага юл тотты. Ә без исә аңа исәнлек-саулык теләп хушлаштык. Ходай  насыйп итеп тагы да очрашырга язсын иде.

Бәхетме соң бу?

Бәхетме соң бу дигән сорауга җавап бирергә тырышып карыйм әле, дусларым. Әле бүгенге көнгә кадәр мин бу турыда уйлап та карамаган идем, гәрчә уйларлык очраклар булса да... Әлеге сорауга җавап эзләргә мине бер вакыйга этәрде. Ул - газиз әниемнең үлеме. Әйе, мин әниемне җирләдем. 10 нчы август көнне газиземнең йөрәге тибүдән туктады. Аңа 85 туласы иде. Яшен әйтүгә үк кайберәүләр: "Яшисен яшәгән инде", - дип әйтеп куя. Бәлки башка кеше очрагында мин дә шулай уйлаган булыр идем. Ә үзеңә килгәндә.... бер дә алай әйтәсе килми шул. Иң куанычлысы шул: мин үзем отпускада булып, соңгы араларда гел янәшәсендә була алдым. Бу яктан караганда, мин бәхетле. Икенчедән, мин 45 яшемә кадәр "әни" дип әйтә алдым, бу да үзенә күрә бер бәхет. Әгәр дә әниләре бик иртә бакыйлыкка күчеп киткәнәрне карасак, алар белән чагыштырганда мин күпкә бәхетлерәк әле. Өченчедән, әнимне тәрбияләп тора алдым. Ул бернигә дә мохаҗлык кичермәде. Бүгенге көндә караучысыз калган ялгыз картлар белән чагыштырганда бусы да үзенә күрә бик зур бәхет. Дүртенчедән, булдыра алганча  догадан калдырмаска тырышабыз. Шактый санадым кебек, ә күңелдә - барыбер бушлык. Ул бушлыкны башка берни белән дә тутырып булмастыр, мөгаен. Бик тә юксынам шул сине, әнием. Ул да бәхетле картлык кичерсә дә, мин дә барысын да йоласына тутырып башкарсам да, бушлыкны тутырырлык, күңелне юатырлык чара таба алмыйм. Шуңа күрә соңгы араларда бәхет турында да бик еш уйланам. Бәлки сез миңа ярдәм итәрсез?

Бәхет озак көттерми ул

Әле кайчан гына улымның диплом алу сөенече белән уртаклашкан булсам, бүген инде менә аның тәүге тапкыр эшкә китүе белән уртаклашам. Бу - минем өчен зур бәхет. Яңа гына уку йортын тәмамлаган яшь, тәҗрибәсез белгеч өчен яхшы эш табу бик җиңелләрдән түгел. Ләкин бу юлы да (Аллага шөкер) улымның эшләре уң булды: ул эш табу бәхетенә иреште. Әле нинде бит! Яр Чаллы шәһәрендә иң яхшылардан санала торган төзелеш фирмасына урнашты. Кем булып урнашты дисезме? Мин үзем дә зурга өмет итмәгән иде, башта гади эшчедән ары китә алмас дип уйлаган идем. Ләкин уйламаган җирдән, мастер итеп алып куйганнар. Бер ялгансыз, үзеннән бигрәк, мин ныграк сөенгәнмендер әле. Инде хәерле эшләр телим үзенә. Эшләгән эшенең куанычы, алачак акчасының бәрәкәте булсын. Амин!

Бәхетем-сөенечем минем

Әле шушы көннәрдә генә мин бик зур сөенеч кичердем: улым югары уку йортын уңышлы гына тәмамлап, кулына белгечлеге буенча диплом алу бәхетенә иреште. Ата-ана өчен моннан да зур куанычның булуы мөмкин дә түгел. Мине иң нык тетрәндергәне шул булды: кулына диплом алып кайтып керүгә аның: "Рәхмәт, әти, рәхмәт, әни, укытып чыгардыгыз, югары белем бирдегез", - дип әйтүе. Шул чагында күзләремә яшьләр тулды. Аллага шөкер, тәрбияле бала үстергәнбез бит, рәхмәтләрен дә әйтә белде дип сөенеп куйдым. Хәзер инде алган белеменен куанычын күрергә язсын дигән теләктә калам. Уңышлы эш урыннары насыйп булсын иде балама.

Тагы бер бәхет өстәлде

Кешегә бәхет өчен күп кирәкмени? Берәүгә якты караш та җитә, ә икенчесенә җылы сүз кирәк. Ә укытучыга? Ә укытучыга исә, эшеңнең нәтиҗәсен күрә белсәләр, шул җитә. Укучыларың алдынгы урыннар алса, имтиханнарын уңышлы тапшырса, ата-аналардан яхшы сүзләр ишетсәң, шул бәхет түгелмени? Әле аның өстенә бүләк тә тапшырсалар... Мин менә шул бүләккә ия булдым бит әле. Кем өчендер ул әллә ни зур дәрәҗәле бүләк тә түгелдер, ләкин мин аны бик көтеп алдым шул. Миңа быел "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырдылар. Сүз дә юк, ул пенсиягә чыкканда бернинди ташламалар да бирми, ләкин 23 ел мәктәптә хезмәт куеп, эшеңне тиешенчә бәяли алганнар икән инде, бу бәхет түгелмени? Кемдер минем язмамны укыгач, мактанып язган дип уйлап куяр инде. Чыннан да, мактануга тиң шул бу. Бәлки мактанырлыктыр да? Кем ничек тели, шулай аңласын, ләкин мин бу мизгелдә бик бәхетле!

Бәхетле мизгелләр

Бәхетле булуны ничек күз алдына китерәсез? Кайберәүләр аны байлыкта, югары даирәдә йөрүдә, матур итеп киенүдә күрә. Ә бүтәннәр исә — үзенең сәламәт булуында, тыныч тормышта яшәвендә, гаиләле булуында. Мин икенче фикергә күбрәк тукталыр идем... Тигез канат астында, җылы гаилә учагында дөрес тәрбия алып үсүләргә ни җитә?! Ләкин бу бәхет бөтен балага да эләгәме соң? Бер гөнаһсыз сабыйлар әти-әни назыннан мәхрүм булалар. Ә кем гаепле? Баланы ташлаган әти-әниме, әллә инде заманасымы? Белмим, тәгаен генә җавап таба алмыйм, бер төенне чишәм генә, икенче сорау туып, яңадан чишелмәслек зур бер төенгә әверелә. Бу сораулар турында еш кына уйланам һәм үземә шушы сорауны бирәм: “Мин бәхетлеме соң?” ...Әйе, әлбәттә, бәхетле! Чөнки минем әнием, гаиләм, балаларым, җылы өем, дусларым бар!

Нәрсә ул бәхетле булу?

 

Бәхетле булуны ничек күз алдына китерәсез? Кайберәүләр аны байлыкта, югары даирәдә йөрүдә, матур итеп киенүдә күрә. Ә бүтәннәр исә — үзенең сәламәт булуында, тыныч тормышта яшәвендә, гаиләле булуында. Мин икенче фикергә күбрәк тукталыр идем... Тигез канат астында, җылы гаилә учагында дөрес тәрбия алып үсүләргә ни җитә?! Ләкин бу бәхет бөтен балага да эләгәме соң? Бер гөнаһсыз сабыйлар әти-әни назыннан мәхрүм булалар. Ә кем гаепле? Баланы ташлаган әти-әниме, әллә инде заманасымы? Белмим, тәгаен генә җавап таба алмыйм, бер төенне чишәм генә, икенче сорау туып, яңадан чишелмәслек зур бер төенгә әверелә. Бу сораулар турында еш кына уйланам һәм үземә шушы сорауны бирәм: “Мин бәхетлеме соң?” ...Әйе, әлбәттә, бәхетле! Чөнки минем  әнием, гаиләм, балаларым, җылы өем, дусларым бар!

Бәхет шулдыр ул

Без бик еш бер-беребезгә бәхет телибез. Безнең барчабыз да бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында фәлсәфәчеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без исә аларны яратып тыңлыйбыз. Минем фикеремчә,  кеше бәхетне нидә күрсә, шуңа  гомере буе  омтылып яши торгандыр. Өлкәннәр очрашып үзара сөйләүче бәндәдә, кечкенәләр белән булганда да күп очракта сүзләрен  сәламәтлек сорашып  башлыйлар, шуны  теләп төгәллиләр. “ Сәләмәт  булсаң,  бар да була”, - диләр алар. Бу күзәтүем мине “ бәхет ул - сәләмәтлектә” дигән фикергә килергә этәрде. Мин бәхетне сәләмәтлектә күрәм. Әгәр кеше сәләмәт булмаса үз хыялларын тормышка ашыра алмас иде. Ә инде тормышка ашмаган хыял йөртү – бәхетлелек билгесе түгелдер ул. Шуңа күрәдә безгә үз сәламәтлегебез турында кайгыртырга кирәк, минемчә.  

 

Дусларың булу - зур бәхет

 

 

“Мин бәхетне дуслар белән бергәләп яшәүдә күрәм. Мин бик аралашырга яратам, кешесез   тора алмыйбыз. Ни генә эшләсәм дә, минем дусларымның фикерләрен ишетәсем килә. Алар авыр минутларда ярдәмгә киләләр, кирәк чакта шатлыкны уртаклашалар. Мин бәхетле! Тик дуслар, якыннарым беркайчан да хыянәт итмәсеннәр иде. Мин моны беркайчан да күтәрә алмам шикелле”, - дип язган иде бер укучым. Әйе, тормышта кеше үзе генә яши алмый. Иң олы җәза итеп кешенең гомерен алмыйча аны ялгызлыкка дучар итеп җәмгыяттән куганнары мәгълүм, тик дуслык нык булсын, аны саклап калу өчен үзең дә көрәшергә кирәк. 100 акчаң булганчы,  100 дустың булсын дигәннәр бит борынгылар.

Сөю һәм сөелү - зур бәхет

 

Иң зур бәхет дип сөю һәм сөенү дип саныйм. Бу хис беркемне дә  читләтеп узмый торгандыр. Һади Такташ “Мәххәбәт ул - иске нәрсә, әмма һәрбер йөрәк аны яңарта”, - ди. Матур әдәбиятта мәхәббәт ул иң куп урынны алган мәңгелек проблема дип саныйм мин. Яратышып  өйләнешкән парлар бәхетле, матур тормыш кичерәләр, тормыш ваклыкларыннан өстен булалар. Ләкин күп  очракта яшьләр  мавыгуны чын ярату белән  бутыйлар. Андый бәхет үтеп китүчән була. Шуңа күрә дә мәххәббәт сынаулар аша үтәргә тиеш.

Бәхетле вакыт

Бәхет сүзе башка телләрдә

Татарча - бәхет

Русча - счастье

Инглизча - happiness

Алманча - Glück

Белорусча - шчасце

Болгарча - щастие

Голландча - geluk

Испанча - felicidad

Итальнча - la felicità

Румынча - fericirea

Төрекчә - mutluluk

Украинча - щастя

Французча - le bonheur

Шведча - lycka

Бәхет календаре

Иң матур җырлар

Иң зур бәхет
Резеда Төхфәтуллина.mp3
MP3 Audio File 6.6 MB
Хатын-кыз бәхете
Дилә Нигъмәтуллина.mp3
MP3 Audio File 6.7 MB
Бәхеттә-шатлыкта
Ялла.mp3
MP3 Audio File 3.9 MB

Без бәйгедә

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Саннар ни сөйли?

Минем дусларым